Әткәй...әткәй...искә алам бик еш,
Икәү генә белгән серләрне...
Нигә ташлап киттең шулай иртә,
Әтием дип дәшим кемнәрне?..
Ээх әтием,яннарыңа килеп,
Үкси-үкси сөйлим серләрем.
Йөрәгемне ачып серләшергә,
Синсез хәзер калды кемнәрем?..
Эшләпәңне бер дә салмый идең,
Бик килешә иде үзеңә!.
"Әти кызы бит мин ",диеп көлеп,
Киеп йөри идем үзем дә.
Капка төпләрендә утыра идек,
Кич җиткәнче черки талатып.
Бер авыр сүз,әйтми идең әткәй,
Үстердең шул сөеп..,яратып.
Маҗаралар сөйли идең бик еш,
Әәй ярата идем тыңларга!
Төпчек кызың мин идем шул әткәй,
Яраткансыңдыр,бәлки,шуңа да.
Йөрәгемне сиңа ача идем,
Бар серемне үзең сакладың.
Күзләреңне мәңгелеккә йомып,
Ятим иттең әткәй...ташладың.
Кыен икән канатларың сынгач,
Яраланган коштай талпынам...
Җаным белән күккә очып менеп,
Таш булам да,җиргә атылам.
Хәтирәләр шаулый күңелемдә,
Әткәй бәгърем,бик тә сагынам!
Сагыну хисе тугач йөрәгемдә,
Туган якка кабат ашыгам!.
Исеңдәме,балык тотуларны!
Төне буе яттым йокламый.
Иртә таңнан торып егерә идем,
Артларыңнан әткәй һич калмый.
Көтү көткән чаклар истә әткәй,
Салкын булса,сиңа елышам...
Аякларым йөреп арсалар да,
Сиздермәскә һич тә тырышам...
Яңгыр яуса,кысып кочагыңа,
Ышыклый идең кожан астында.
Шат бала -чак истән чыга мени?!
Хәтерлим бит әткәй барсын да!
Әткәй җаным,кыен синсез,кыен,
Яшь аралаш сиңа эндәшәм...
Әти-әниләре булганнардан,
Ак көнләшү белән көнләшәм...
Әткәй-әнкәй,ике пар канатым,
Көтмәгәндә генә сындылар.
Бер-бер артлы,парлы аккош сыман,
Мәңгелеккә күзен йомдылар.
Халидә Асхадуллина